САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рузилә шигырь язган, ә сез үзизоляциядә нишлисез?

Якташыбыз – яшь җырчы Рузилә Бәдертдинова үзизоляция чорында күңелсезләнеп ятмый – шигырь яза.

Өйдә утырган арада,
Ниләр эшләргә була?
Бу сорауга җавап итеп,
Шигырь язарга кала!

Эше беткән моның диеп,
Уйлый күрмәгез тагын.
Вакыт хәзер муеннан бит,
Әрәм итмик без аны.

Һәр кешенең үз эше бар,
«Өйдә ятам», –дип тормый.
Кемдер читтән торып укый,
Белемне читкә куймый.

Өйрәндек без кулларны да,
Сабын белән юарга.
Әле менә маскалар да
Ясап куйдык запаска.

Артистлар да сагыналар
Концерт куеп йөрүне.
Өйдә тору туйдыра бит,
Җырлап йөрү күңелле.

Ямьле яз да үтеп бара,
Шушы карантин белән.
Алдагысын беркем белми,
Бары бер Ходай белә!??

p.s. Ничек сезгә??

 “Вакытны әрәм итмик”, - дип язып куйган Зәлилә үзенең инстаграм битенә. Ә сез, хөрмәтле райондашлар, үзизоляция чорында нишлисез? Кызыклы шөгыльләрегез, файдалы эш алымнарыгыз турында безгә дә хәбәр итегез. 
Зөлфия Шәрипова язмасы
https://www.instagram.com/p/B-9edssJZ1n/?utm_source=ig_web_copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев