Рөстәм Миңнеханов Кириллның Яңа ел теләген үтәде
Республика җитәкчесе Норлатта яшәүче Кириллның теләген үтәде – аңа Президент исеменнән планшет тапшырылды.
Исегезгә төшереп үтәбез – республика башлыгы “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, ике баланың хыялын чынга ашырырга ярдәм иткән иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Президент белән вертолетта очса, Алабугада яшәүче 6 яшьлек Денис янгын частендә булды, янгын машинасы руле артына утырып карады, янгынчылардан бүләккә каска алды.
Массакүләм матбугат чараларының хәбәр итүенчә, “Минем белән бергә хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында оештырылган “Теләкләр чыршысы” акциясенә Рәсәй җитәкчесе Владимир Путин да кушылган. Ул ун яшьлек Андрейга Красная Полянада булырга ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев