САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә туу турында электрон таныклыклар гамәлгә керергә мөмкин

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы «артык эштән» арындырырга тәкъдим иткән.

Россиядә туу турында электрон таныклыклар гамәлгә керергә мөмкин. РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Константин Носков шундый башлангыч белән чыккан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Ул кәгазь документны электрон мәгълүматлар базасындагы язма белән алыштырырга тәкъдим итте. Бу шул исәптән ана капиталын күчерү өчен кирәкле документлар алуны да гадиләштерергә тиеш.

 

«Бала туу факты буенча шул ук мизгелдә аның дөньяга килүе турында язма барлыкка киләчәк һәм туу турындагы таныклыкка ихтыяҗ бетә. Кәгазьнең беркемгә дә кирәге юк, дөньяга яңа кешенең аваз салуы турында язма гына кирәк», - диде Носков.

Реклама

Аның фикеренчә, ана капиталын алу процедурасын да җиңеләйтү зарур. Ведомство алдында кешеләрне «артык эштән» арындыру бурычы тора, дип искәртте министр. 

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X