САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә кайбер һөнәри бәйрәмнәр гамәлдән чыгарга мөмкин

Алар арасында Тимер юлчылар көне, Радио көне һәм Һава флоты көне бар.

СССРда ук кертелгән берничә һөнәри бәйрәмне гамәлдән чыгарырга мөмкин. Алар арасында Тимер юлчылар көне, Радио көне һәм Һава флоты көне бар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Басма хәбәр иткәнчә, гамәлдән чыгарыла торган норматив актлар исемлеге әле эшләп бетереләчәк. 15 ноябрьдә Хөкүмәт карары проекты белән гамәлдән чыгарыла торган документларның төгәл исемлеге әзер булырга тиеш, ә профильле ведомстволар үз тәкъдимнәрен 10 октябрьгә кадәр кертергә тиеш. Хөкүмәт планы буенча карар 2020 елның 1 февраленнән үз көченә керергә тиеш.

 

Россия тимер юллары газетасында Тимер юлчылар көнен бәйрәм итү күмәк килешүнең бер өлеше булып тора, диелгән. "Тимер юлчы көне - Россиядә иң борынгы һөнәри бәйрәм. Сүз дә юк, без аның сакланып калуы яклы", - дип хәбәр иттеләр басмада.

Реклама

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы исемлек тулысынча әзер булганчы шәрехләүдән баш тартты, Росавиация газета соравына җавап бирмәгән. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Радио көне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителгән исемлектә түгел, ә СССР һәм РСФСР актларының гомуми исемлегенә кертелгән.

https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X