САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия халкының Яңа елдан соң өстәмә ял көннәре барлыкка килде

Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен диспансеризация үтәргә җибәрергә һәм ул көн өчен түләргә тиеш.

Россия халкының Яңа елдан соң өстәмә ял көннәре барлыкка килде. Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен диспансеризация үтәргә җибәрергә һәм ул көн өчен түләргә тиеш. 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк карар Хезмәт Кодексына төзәтмәләрдә теркәлгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Анда өч елга бер көн эш бирүче хисабыннан диспансеризация үтү өчен каралган. Ә пенсия алды яшендәге кешеләр өчен ул бер түгел, ә ике көн һәм өч елга бер тапкыр түгел, һәр елны булачак.

Әлеге хокуктан файдалану өчен хезмәткәргә эш бирүче исеменә гариза язарга кирәк була.

 

Хезмәт Кодексына төзәтмәләр эшләүче кешеләрнең диспансеризация үтү мөмкинлеге артсын өчен каралган.

Әлеге закон үз көченә кергәнчегә кадәр мәҗбүри медицина күзәтүе бары мәгариф, сәламәтлек саклау, сәүдә, азык-төлек сәнәгате һәм хезмәтләре куркыныч булган хезмәткәрләргә генә кагыла иде.
Фото: https://pixabay.com | RyanMcGuire

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев