САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика Президенты журналистларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

Бүген – 24 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур пресс-конференция үткәрәчәк. Ул 11.00 сәгатьтә башланачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк. https://youtu.be/Yltjg7nYeis

Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу урыны итеп быел Татарстан Республикасының Милли китапханәсе сайланды. Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге уку йорты ТАССРның 100 еллыгы елында республика халкы өчен зур бүләк булды. Конференциядә республика җитәкчесе республика үсешенең төп күрсәткечләрен әйтер, агымдагы елда республикада булган төп вакыйгаларны атар, киләсе елга булган планнарга тукталыр дип көтелә.
Пресс-конференция трансляциясен республика массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгы сайтларында карарга мөмкин. Сылтама шулай ук социаль челтәрләрдә республиканың рәсми берләшмәләрендә дә ачык булачак.
2019 елда Яңа ел алды очрашуының төп темалары республика юбилее һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары, республика һәм федераль программаларның үтәлеше, эре бизнесның социаль җаваплылыгы, власть органнарына сайлаулар булган иде. Очрашуның иң яшь катнашучысы “Шаян ТВ”ның 13 яшьлек алып баручысы Илназ Абдрахманов иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев