Матбугат үзәгендә “Кабак көне” үткәрелде +ВИДЕО

Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә “Кабак көне” үткәрелде.

Анда кабак үстерү, аннан төрле ризыклар һәм эшләнмәләр ясау белән мавыгучы райондашларыбыз катнашты. Алар кабактан үзләре әзерләгән ризыклар һәм эшләнмәләр белән таныштырдылар. Соңыннан балалар һәм укучылар арасында уздырылган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, иң матур рәсем ясаучы һәм иң актив балалар бүләкләнде, барлык катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырылды.  Бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләдек, “Кабак” әкиятен, хикәясен сөйләдек, түгәрәккә басып, биюләр биедек. “Иң зур кабак”, “Иң кечкенә кабак”, “Иң оригиналь композиция”, “Иң матур кул эше” номинациясе җиңүчеләре билгеләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 16 сентябрь 2021 - 15:02
    Альзананы “Шаян ТВ”да күрсәтәләр
    Сарман кызы Альзана Шәфигуллинаның XV Дөньякүләм #әдәби марафон татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашуы хакында бер язган идек инде.
    140
    0
    1