САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның ике мөгаллиме хаҗга юллама отты 

ТР Президенты Аппараты һәм Мөселманнар Диния нәзарәте мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәргән “Минем халкым – минем динем” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча районыбызның ике мөгаллиме хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнделәр.

 Әлмәт авылы мәктәбе директоры Рамил Садыйков (Мәлик хәзрәт) һәм Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов бүген изге сәфәргә кузгалалар. 
- Бу бәйгедә республикада татар телендә укыта торган укытучылар катнаша ала иде. Ислам дине буенча бик күп гыйлем таләп ителде. 160 сораудан торган тест эшләдек, имтихан тоттык, - ди Ринат Сирин улы. 
Райондашларыбызны мәртәбәле җиңүләре белән тәбриклибез һәм исән-имин, җиңеллек белән йөреп кайтуларын, хаҗлары кабул булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев