САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга «Яшьләр заманы» автобусы киләчәк

Республика буйлап чыккан “14..30” туры автобусы 25 августта Сарманга килеп җитә.

Хәтерегездә булса, район яшьләре белән очрашу туры узган ел да үткәрелгән иде. Быелгысы шул акциянең дәвамы да булып тора.

Татарстанның 45 районы яшьләре ТР Яшьләр эше министрлыгы һәм “Татарстан яшьләре” хәрәкәте туры кысаларында үткәреләчәк белем бирү сессияләрендә катнаша алачак. 
Быелгы автобус туры “Яшьләр заманы – мөмкинлекләр заманы” концепциясе кысаларында узачак. Һәр районда “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” белем бирү маркеты оештырылачак.

“Безнең район – киләчәк образы” проект сессиясе кульминацион өлешне тәшкил итәчәк. Яшьләргә үзләренең проектлары белән грант алуда катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Автобус 4 августта, Казан шәһәренең яшьләр өчен популяр урыннарында булып, юлга кузгалды. 25 август көнне ул Сарманга килеп җитәчәк. 

Фото:http://pixabay.com/ru/vectors/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев