САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Мирхафизан Сафинга 100 яшь тулыр иде

Райондашыбыз – күренекле тарихчы, туган якны өйрәнү белгече Сафин Мирхафизан Хафиз улының 10 октябрьдә тууына 100 ел тулды.

Ул 1918 елда Сарманда туган. 1934 елда Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. IV курстан педагогия училищесының тел-әдәбият курсларына күчә. Хезмәт юлын 1939 елда Мортышбаш җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Армия сафларына алына, 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан соңгы еллары да аның мәктәп белән бәйле. Казанда, Актанышта, Мамадышта укыта. 1955 елда Сарманга кайта. Урта мәктәптә – укытучы, укыту-тәрбия эшләре мөдире, КПСС райкомының политмәгариф кабинеты мөдире булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Минзәлә төбәге тарихы буенча диплом эше яза. Район һәм Сарман тарихын өйрәнә, шәҗәрәләр яза, шигырьләр иҗат итә. 1966 елның 28 ноябрендә вафат була. Сарман зиратында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев