Райондашлар өлкәннәргә бүләк ясарга әзерме
Бик тиздән – 1 октябрьдә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез.
Бу исә – өлкән яшьтәге якын кешеләребезнең, оешма-учреждениеләрнең ветераннарының күңелләрен күрү, аларга бүләк ясау өчен тагын бер мөмкинлек, дигән сүз. Нигә әле аларга “Сарман” яисә “Новый Сарман”газеталарына 2020 елның беренче яртыеллыгына подписка бүләк итмәскә?! Өстәвенә, 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр игълан ителә торган подписка ункөнлеге бераз очсызрак бәягә язылу мөмкинлеге тудыра. Бу көннәрдә “Сарман”га – 648 сум 84 тиенгә, “Новый Сарман”га 411 сум 18 тиенгә язылып булачак.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев