САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашлар "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итә алалар

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге 15 мартта билгеләп үтелүче Кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан “кайнар линия” үткәрә. Ул 11 мартта башланды һәм 22 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Кулланучыларның хокукларын яклау көне быел “Trusted Smart Products” – “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар” девизы астында уза. Әмма белгечләр гражданнарның товар сатып алуга, хезмәт күрсәтүгә кагылышлы барлык сораулары буенча консультацияләр бирәчәкләр. “Кайнар линия” телефоннары: (8553) 22-65-52, 22-65-14. Ял көннәреннән кала һәркөнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин, 12.00-13.00 сәгатьтә – төшке ял.

Мәгълүматны сайт өчен Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев