САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда тагын бер музей ачылды

28 февраль көнне районда тагын бер музей ачылды. Әлеге музей - үзәк шифаханә тарихын, аның үткәнен, хәзергесен чагылдыручы, буыннар чылбырын ялгап торучы тарихи мирас учагы.

Анда шифаханәнең эшчәнлеген, эчке тормышын ачып салучы экспонатлар урнаштырылган, төрле елларда хезмәт куйган табиблар, җитәкчеләр турында бик күп мәгълүмат тупланган. Стендларда язмышлар чагыла. Музей район үзәк шифаханәнең баш табибы Айрат Галимов инициативасы белән булдырылган. Аны ачу тантанасында  район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнаштылар. Алар музейның тарих дәфтәрендә истәлек язуы да калдырдылар.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев