САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда эшмәкәрләр конференциясе узды

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары район икътисадына күпме өлеш кертә, аны үстерүнең нинди юллары бар, эшмәкәрлеккә кагылышлы законнарда үзгәрешләр нидән гыйбәрәт – бүген эшмәкәрләрнең район конференциясендә шушылар һәм эшмәкәрлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

. Иң элек муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кереш сүз белән чыгып, кече бизнесны үстерүнең көннең актуаль мәсьәләсе булуын, аның районда җитештерелә торган тулаем продукт күләменә өлешен арттыру зарурлыгын билгеләп үтте. Бу юнәлештә эшләрне көйләү өчен 2019-2023 елларга исәпләнгән программа булдырылуын әйтте. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышын чагылдырган саннарга тукталдылар, бу өлкәдә булган мөмкинлекләрне атадылар. Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Гөлнара Фәйзрахманова үзәк тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында сөйләде. Шулай ук Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе, 11 нче районара салым инспекциясе, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, банклар вәкилләре чыгыш ясадылар. Конференциядә дәүләт алкаголь инспекциясенең Түбән Кама территораль органы вәкилләре, район прокуроры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәтләре палатасы, мәшгульлек үзәге, янгын күзәтчелеге эшчәнлеге, Башкарма комитет белгечләре дә катнаштылар. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. Районның кече һәм урта эшмәкәрлеген үстерүгә өлеш керткән эшмәкәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сарман кулланучылар берлеге рәисе Роберт Маликов ТР Ииҗтимагый палатасы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев