САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда бәйрәм көннәре тыныч үтә

Янгын-коткару хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәйрәм көннәрендә районда янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

Сарманлылар хәвеф-хәтәрсез рәхәтләнеп ял һәм бәйрәм иткәннәр. Урамнардагы күп санлы салют аттыруларны исәпкә алмаганда, билгеле. Куллана белми куллансаң, ул шатлык түгел, борчу да китерергә мөмкин. Фейерверкны кешеләрдән 30-50 метр ераклыкта аттырырга ярый. Әйләнә-тирәдә тиз янып китүчән әйберләр булмаска тиеш. Шулай ук һава шартларын искә алу да кирәк. Җилле, буранлы көндә салют аттырудан тыелып торыгыз. Һәм иң мөһиме: бу эшне балаларга ышанып тапшырмагыз. Аннан соң иң элек аны куллану кагыйдәләре белән яхшылап танышыгыз. Ялларыгыз күңелле үтсен, хөрмәтле сарманлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев