Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән, районда күпфатирлы йортларны төзекләндерә башладылар.
Сарманның Ленин урамында урнашкан 14, 27 санлы йортларында эш башланган, һәм аны подрядчы оешма май башына төгәлләргә планлаштыра.
- Мондый капиталь төзекләндерү программасы нигезендә Җәлилдә – 8, Сарманда – 6, Петровка Завод авылында – берәү - гомумән, 15 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк. “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә район үзәгендә – 4, Җәлил поселогында 8 ишегалдын төзекләндерү планга кертелде. Янурыс, Зур Нөркәй, Карашай Саклау авылларында да берәр күпфатирлы йорт ихатасы заманча таләпләргә туры китереләчәк, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
Нет комментариев