Район укучылары яшь язучылар бәйгесендә катнашты
Хәбәрләр

Район укучылары яшь язучылар бәйгесендә катнашты

Әлмәт шәһәрендә ел саен уздырыла торган Россиякүләм яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең "Илһам" бәйгесенең зона этабы узды.

Анда республикабызның 7 районыннан 28 яшь каләм ияләре көч сынаштылар. Жюри составында иң яхшылары. Аларның бурычы - иң-иңнәрен сайлап алу. Жюри рәисе - күренекле татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Ркаил Зәйдулла; әгъзалары : танылган татар язучысы , драматург, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" медале иясе, Ф. Хөсни, Д.Сираҗиев, исемендәге премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъди;Татарстан Мәгариф министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов; Әлмәт районы язучылар берлеге рәисе Рәфкат Шагиев. Безнең район данын яклаучы 7 укучы арасында Иске Кәшер урта мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Газизова Лилия, Җәлил №2 санлы мәктәбеннән  6 г класс укучысы Төхбатуллина Элина, 11 б класс укучысы Әлмиева Резедә дә бар иде.


Нет комментариев