САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советында бу елда беренче эшлекле киңәшмә узды

Дүшәмбе көнне район Советында бу елда беренче эшлекле киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде. Ул районда демографик торыш, 2018-2020 елларга туучылар санын арттыру буенча чаралар планының үтәлеше, социаль өлкәдә халыкка күрсәтелүче хезмәтләр хакында сөйләде. 
Авыл җирлекләрендә отчет җыеннар үткәрү, башкарылган эшләргә йомгак ясау алдагы еллар перспективасына зур этәргеч ясый. Аларда халык үз фикерен җиткерә, тәкъдимнәрен кертә ала, җитәкчеләргә кызыксындырган сорауларын бирә. Быел да андый очрашулар җирлекләрдә киләсе атнадан оештырылалар. Шуларга әзерлек хакында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. 
Яңа елга керү белән, республикакүләм Коллегияләр, министрлыкларның исәп-хисап киңәшмәләре башлана. Узган атнада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында да андый киңәшмә үтте. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова узган ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды. Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 37 нче бүлекчәсе мөдире Резедә Хаҗиева, район мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлгенә Гатауллина да узган елда башкарылган эшләр һәм алдагы елларга планлаштырылганнар турында сөйләделәр.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X