САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәдәният йортында - "Призывник көне" үтте

Район мәдәният йортында армия сафларына китүче егетләр өчен "Призывник көне" үтте.

Районда мондый традиция берничә ел гамәлдә. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, Ватаныбыз сакчылары буларак, егетләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Әфган сугышы ветераннары Атлас Әсмәндияров, Рафаэль Газизуллиннар, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин һәм башкаларның да аларга теләкләре изге булды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Чыгышлардан соң, призывникларга бүләкләр тапшырылды, аннары барысы да Үзәк ял паркында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә тәкыя салдылар.
Гөләндәм Хәлиуллина язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X