САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район делегациясе Казанда бәйрәм чараларында катнашты

1945 елның Җиңү алып килгән язы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая барсалар да, алар халык хәтереннән беркайчан да җуелмас.

Еллар узу белән без Бөек Җиңүнең әһәмиятен ныграк аңлый барабыз, халкыбызның ул һәм кызлары күрсәткән батырлык – безнең телләрдә, уйларда. 6 майда Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган чарада әлеге фикер кызыл җеп булып  үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Кадерле ветераннар! Сезнең гомер – каһарманлык, батырлык һәм Ватан өчен фидакарьлек үрнәге! Без сезгә илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен чиксез рәхмәтле. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер телим, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын», - диде ул, ветераннарга мөрәҗәгать итеп. Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның сугыш, тыл һәм хәрби бәрелешләр ветерннары да катнаштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев