САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рангазар авылында “ Кыр чишмәсе” ачылды

22 сентябрьдә Рангазар авылында чишмә ачылды.

Чишмәгә “ Кыр чишмәсе” дип исем бирелде. Чөнки чишмә авылдан читтәрәк  урнашкан. Аны ачуга авылыбызның мәрхәмәтле кешесе Гамиров Илдар Өнип улы үзенең зур өлешен кертте.  Чишмә ачу тантанасына, туган авылларын сагынып, бик күп авылдашлар кайткан иде. Балалар бакчасы коллективы тәрбияләнүчеләр белән бу тантанада катнаштык. Балаларны чишмә белән таныштырдык, аның кайда ничек килеп чыгуын аңлаттык. Чишмәләрнең табигый байлык икәнен, изге җир булуын балаларга төшендердек. Табигатькә сакчыл караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сөйләдек.

Чишмәбез озын гомерле булсын, аны без саклап тотыйк, тирә-юнен пычратмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев