САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда җәяүлеләрне уяу булырга өндиләр

Быел безнең район территориясендә җәяүле катнашында аянычлы юл-транспорт һәлакәте булган.

Август ахырында кичке сәгатьтә Җәлил-Сарман юлында җиңел машина йөртүчесе тиешле тизлекне сайламый һәм җәяүлене бәрдерә. Монда зыян күрүченең үзенең дә гаебен билгеләп үтәргә кирәк. Беренчедән, ул, кагыйдә бозып, машиналар хәрәкәт иткән яктан барган. Икенчедән, аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Кызганыч, бу ялгышлыкны инде төзәтеп булмый – җәяүле Әлмәт шәһәрендә реанимация бүлегендә вафат була.
Ә бит көз һәм кыш көннәрендә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар (аларны шулай ук «фликер» дип тә атыйлар – ред.) куллануның аеруча актуаль булуын һәркем белергә тиеш. Монда кул селтәп, «Минем белән булмас әле!», дип уйлау һич кенә дә ярамый. Аларны киемгә беркетү бер дә авыр эш түгел бит инде. Яктылык кайтаргыч элементларның – брелок-беләзекләрнең транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр югарыда булуы шарт. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементлар берничә булса, бигрәк тә яхшы. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә беркетү зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чанасы була икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштырылырга тиеш. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да беркетергә кирәк. Мондый элементлар булмаган очракта кагыйдә бозучыга 500 сум күләмендә штраф каралган.
Тулырак язманы район газетасының 21 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев