Путин хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итмәскә өндәде

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, россиялеләрнең реаль кереме мөһим.

Россиядә пенсия һәм хезмәт хакы уртача күрсәткечләр белән түгел, ә реаль акча белән күрсәтелергә тиеш, диде Россия Президенты Владимир Путин. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итеп язарга кирәкми. Алар реаль акча белән күрсәтелергә тиеш. Бүген, иртәгә, аннан соң кешеләрнең күпме алуы мөһим», — диде дәүләт башлыгы Дәүләт Советының май указларын гамәлгә ашыру буенча утырышында.

 

Реаль нәтиҗәләргә ирешү өчен инфраструктура, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә алгарышка ирешергә кирәк, диде Путин. Үзгәрешләр һәр россиялегә барып җитәргә тиеш, диде ул.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде