САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр турындагы указны имзалады

Айлык пособиеләр керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә түләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр билгеләү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Пособиеләр быелның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган шартларда һәм тәртиптә» түләнә.

Айлык пособиене керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак, өстәвенә аларның барлык төбәк компенсацияләренә дә хокукы саклана.

 

Пособиенең күләме балалар өчен каралган региональ яшәү минимумының 50 процентын (ил буенча уртача алганда 5,5 мең сум тирәсе) тәшкил итәчәк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан әлеге максатларга 136,4 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә өстәмә чара «Демография» илкүләм проектының состав өлеше булып тора. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев