САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мортамакта ветераннарга медаль тапшырдылар + ВИДЕО

Бүген Мортамак авылы музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” республика социаль-гуманитар проекты кысаларында тыл ветераннарына юбилей медале тапшыру тантанасы булды.

  • Бәйрәмне музей директоры Миләүшә Җәлилова башлап җибәрде. Ветераннарны якынлашып килүче кадерле бәйрәмебез белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, ветераннарның күкрәкләренә медаль кадады. Хөрмәтле өлкәннәребезгә изге теләкләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова җиткерделәр. Тыл ветераннары Мөҗәһит, Мөдир абыйлар, Нәҗибә апа авыр елларга туры килгән балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, сугышның кабатланмавын теләделәр. Һәр ветеранга район хакимияте бүләкләре дә тапшырылды.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев