САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпкә кабул итүдән баш тарткан өчен административ җаваплылык каралган

Муниципаль белем бирү оешмасына буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны беренче һәм 10нчы сыйныфларга кабул итүдән законсыз рәвештә баш тарткан өчен административ җаваплылык турында искә төшерде.

«Мәктәпкә кабул итүдән законсыз баш тарткан өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган», - диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылган хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларны төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәэмин ителергә тиеш.

Муниципаль белем бирү оешмасына буш урыннар булмау сәбәпле генә кабул итмәскә мөмкиннәр. Мәктәптә урын булмаган очракта, баланың әти-әнисе аны башка гомуми белем бирү учреждениесенә урнаштыру өчен мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 

«Беренче сыйныфка язылу вакытында баланың яшәү урыны буенча теркәлгәнлеге турындагы таныклык таләп ителә. Бу мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче балалар даирәсен билгеләү өчен кирәк. Балалар 1 февральдән 30 июньгә кадәр кабул ителә», - диелә министрлык хәбәрендә.

Яшәү урыны буенча барлык балалар беренче сыйныфка кабул ителгәннән соң, мәктәп беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларны кабул итә ала.
 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев