САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәҗбүри медицина иминиятенең яңа полисларын 1 ноябрьгә кадәр алырга тәкъдим иттеләр

Яңа үрнәктәге полислар бирү 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак.

Россия халкына мәҗбүри медицина иминиятенең яңа полисларын 1 ноябрьгә кадәр алырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости Мәскәү шәһәр мәҗбүри медицина иминияте фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Яңа үрнәктәге полислар кертелгәннән соң 2011 елда Россиядә федерация субъектлары арасында гражданнарның үз регионнарыннан читтә алынган медицина хезмәтләренә түләү буенча үзара исәп-хисаплар системасы эшли башлады.

"Иминият компаниясен елга бер тапкырдан да ешрак алыштырырга ярамый", - дип билгеләп үтелә Мәскәү иминият фонды хәбәрендә.

 

Хәзерге көнгә кадәр иске үрнәктәге иминият полисларын кулланучы россиялеләргә аларны яңаларына алыштырырга киңәш иттеләр. Мәскәүдә страховкаланган кешеләрнең яртысыннан артыгы, 12,3 млн. сумнан 6,5 млн.сумы "иске" иминият полисларына ия.

Яңартылган полислар бирү 2019 елның 1 гыйнварыннан булачак.

Фото: https://pixabay.com | Tumisu

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев