Май бәйрәмнәрендә учак яккан өчен штрафларның күләме ике тапкыр артачак

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Шуны искәртәсем килә: янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак», - диде докладчы.

Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк, дип өстәде ул.

 

Аның сүзләренчә, әлеге чорда республикада торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Махсус режим янгынга каршы сакны көчәйтүгә, янгыннар санын һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән, дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    6 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде