Мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы район Башкарма комитетының мәгариф бүлеген җитәкләячәк.
Ул 1972 елның 4 октябрендә Рангазар авылында укытучылар гаиләсендә туа. Сарман гимназиясендә урта белем алганнан соң, 1989 елда Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. 5 елдан рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, хезмәт юлын Мортыштамак урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. 1998 елдан башлап Сарман урта мәктәбендә шул ук фәннән укыта һәм укыту буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. 2022 елда тәҗрибәле педагогка район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ике ел шул вазифада намус белән хезмәт куя ул.
Гаиләле. Тормыш иптәше – Сарман аграр көллияте укытучысы Фәрхәт Әхәт улы белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев