САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләйсән "Татар кызы-2020" бәйгесендә катнаша

.

Матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесенең зона этабы Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Анда Сарман кызы Ләйсән Миңнәхмәтова да катнашты. Җырчы кызыбыз исеме райондашларга яхшы таныш. Күп сәнгать конкурслары җиңүчесе биредә дә сынатмады - район данын лаеклы яклады. Аны сәхнәгә район мәдәният йорты коллективы әзерләде. Нәтиҗәдә, 10 кызның дүртесе ярымфиналга үтте. Җиңүчеләр арасында Ләйсән дә бар. Ул хәзер 19 декабрьдә узачак ярымфиналга әзерләнәчәк. Анда 50 татар кызы чыгыш ясаячак. Жюри финалга 12 кызны сайлап алачак. Без Ләйсәнгә зур өметләр баглыйбыз һәм җиңүен телибез, уңышлар юлдаш булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X