САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова Максим Галкин белән чәй эчеп утырганда бар эшне Илсөя бозган

Танылган алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова инстаграмда кызыклы язма урнаштырган. Казан ресторанында Максим Галкин белән очрашып чәй эчеп утырганда бар эшне Илсөя Бәдретдинова бозып аткан.

Менә нәрсә ди ул (үзгәртмичә бирәбез):

«Кичә төнлә очраклы гына Казанның иң шәп ресторанында чәй эчәргә туры килде. Шунда ике баласын ияртеп Максим Галкин килеп кермәсенме! Шаккаттым, шатландым, каушадым!

Монда нормаль өстәлләр юк, дия-дия, безнең зур өстәл янына килеп тә утырды. Әкияттәге кебек инде. Балаларга син йолдыз ни, түгел ни, рәхәтләнеп Гөлмәрьям белән уйный да башладылар. Бик ачык кеше буларак, Максим да сөйләшергә җайлы кеше булып чыкты! Концертларым турында киңәшләшергә кирәк, дип, Данир Сабиров чакырткан икән! Әйтәм аны Данирның концертлары шәп була, мондый шәхесләр белән эшләгәч, кәнишне инде! Әле күпме түләгәндер…

Чын журналист буларак, кешенең эчендәге бөтен серен сөйләтә алуымны беләсез! Рәхәтләндек! Кешенең серләрен сөйләргә ярамый. Шуңа күрә язмыйм. Оялам да әле. Алла да Казанда икән! Эх, мин әйтәм, Адәм һәм Һава тапшыруында эшләгән чак булса, супер әйбер ясаган була идем болардан!

Реклама

Нинди таныш тавыш дип карасам, ишектә Илсөя Бәдретдинова күренде һәм туп-туры безнең өстәл артына килеп тә утырды!

Ооо, яратам шуны! Ну кызый, диде бу, әйберләрен өстәлгә шап итеп ташлап. Менә шул тимерле сумкасы бөтен эшне бозды да куйды. Эх, Илсөя! Аны ипләп кенә куярга ярамыймы? Сезнең дә шулай бер уйламаган кешеләрне төштә күреп, кинәт кенә уянып киткәнегез бармы ул? Эх, мин әйтәм, күпме сөйләшәсе сүз калган иде! Фотога төшәргә дә өлгерми калдык! Сезгә күрсәтеп, мактанган булыр идем».

 Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев