Кышкы тәгәрмәчләрне кайчан куярга?

Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.

* Кышкы шинаны җәйгедән ничек аерырга? Кышкысында MS яки M/S дигән язу тора. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя. Безнекеләрдә исә, гадәттә, кар бөртеге сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.

* Резина составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика. Аның ярдәмендә ягулык, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тотыла.

* Шиналарның куллану вакыты машинаны ничек йөртүеңнән тора. Алар файдаланылмаган очракта да тиз “картая”. Кайчан җитештерелүе резинаның үзенә язылган.

 

* Ашалган, ярылган яисә киселгән урыннары булган резинаны кулланырга ярамый. 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга киңәш ителми.

* Кайбер очракта юллар кар-боздан чистаргач та машина хуҗалары резинаны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: йомшак резина җылыда тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы кими.

* Кышкы резина өчен аерым дисклар булдыру кирәк. Беренчедән, сезон саен аларны алыштырып торасы булмый, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша