САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Куркынычсыз көпчәк”нең җиңүчеләре ачыкланды

Кичә район үзәгендә яшь техниклар станциясе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторлары бәйгесе үткәрелде. Анда яшь инспекторлар өч төрле – велосипедта фигуралы йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча көч сынаштылар.

  • Команда беренчелегендә I урынга – Кәүҗияк, II урынга – Сарман урта, III урынга – Күтәмәле, IV урынга – Иске Кәшер, V урынга Петровка Завод мәктәбе командалары лаек булды. Шәхси беренчелектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр булып Розалина Зиннәтова (Җәлил икенче мәктәбе), Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Риназ Мәхубрахманов (Зур Нөркәй) танылдылар. Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен иң яхшы белүчеләр Алия Фәхразыева (Карашай Саклау), Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Булат Ханнанов (Петровка Завод) булып чыктылар. Ә велосипедта иң оста йөрүчеләр кызлар арасында Гөлнур Салихова (Кәүҗияк), Зилия Сираева (Күтәмәле), Лиана Габдрахманова (Сарман урта мәктәбе) булса, малайлар арасында иң осталары булып Фазыл Кашапов (Кәүҗияк), Илфат Гатин (Җәлил гимназиясе), Фәнис Вәлиев (Саклаубаш) танылдылар. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Сарман бүлекчәсе архивыннан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X