САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кормашта Гайсә Динмөхәммәтов яшәгән йортка мемориаль такта эленде

Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәменең 74 еллыгын билгеләп үттеләр. Тантаналар биредә бераз үзенчәлеклерәк узды. Биредә өч авылда да сугыш ветераннары яшәгән берничә йортка мемориаль такталар эленде.

Бәйрәм чаралары Кормаш авылында, сугыш ветераны Гайсә Динмөхәммәтов гомер иткән йорт янында башланды. Яу кырында үз-үзен аямый көрәшкән, тыныч тормышта да намуслы хезмәт иткән, алтын куллы балалар тәрбияләгән Гайсә абыйны авылдашлары зур хөрмәт белән искә алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина тантананы ачып, кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады, ветераннар йортларына мемориаль такталар элүнең традициягә әвереләчәген әйтте (аңа узган елда Шәрләрәмәдә старт бирелгән иде). Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Гайсә абыйның энесе Шәмгун абый, кызы Зөлфия әтиләренә карата күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерделәр, алар һәм авылдашлары Гомәр Миннегалиев аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.  Мемориаль тактаны ачу хокукы Гүзәл Рифкатовна һәм Дашгын Гаджиевич белән оныкчыгы Рөстәмгә бирелде .

Гайсә абыйның инде оныклары гына түгел, оныкчыклары да үсеп килә. Аларның берсе – Рөстәм бу көнне авылда батырлар истәлегенә салынган обелискка тәкыя салуда катнашты.

Польша, Германия, Чехословакия җирләрен үтеп, хезмәтен Венгриядә тәмамлаган Гайсә Динмөхәммәтовның исеме үзе яшәгән йорт диварына язылып эленеп мәңгеләштерелде. Ул бүгенге тыныч тормышның ни бәрабәренә яулап алынуын искәртеп, аның кадерен белеп яшәргә дә өндәп торыр.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев