САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кочаклашып, күңел җылысы бүләк итеп яшик, дуслар

Бүген сәбәбе дә бар. Чөнки 21 гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне.

Кочаклашу кешегә бары тик уңай яктан гына тәэсир итә. Галимнәр фикеренчә, кешегә үзен яхшы хис итү өчен, көненә, ким дигәндә, 7 - 8 тапкыр кочаклашырга кирәк икән. Монда кем белән кочаклашу мөһим түгел: әти-әни беләнме, туганнар, дуслар беләнме, сөеклеңме, балаларың беләнме, хәтта хайваннар белән дә кочаклашырга ярый. Иң мөһиме: чын күңелдән булырга тиеш. Шулай ук кочаклашу иммун системасын ныгыта, кан тамырларын киңәйтә, мускулларның киеренкелеген җиңеләйтә икән.
Кочаклашкан арада туган рәхәт хисләрне берничек тә аңлатып биреп булмый, әмма ул вакытта кеше организмында бик күп процесслар уяна икән. Беренчедән, кочаклашу вакытында ике арада уңай энергия барлыкка килә һәм, организмдагы барлык күзәнәкләргә дә үтеп кереп, яхшы йогынты ясый. Икенчедән, кочаклашу процессында организмда серотонин гормоны дәрәҗәсе күпкә арта һәм, шул рәвешле, кәеф күтәрелә, кеше үзен күпкә бәхетлерәк хис итә башлый.
Шул сәбәптән, барлык кешеләргә дә көн саен кочаклашырга, яхшы, сәламәт энергия алышып яшәргә киңәш ителә.
Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Бу көнне таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга ярый. Күп илләрдә флешмоблар (масштаблы акцияләр) үткәрелә. Соңгы елларда Россиядә дә әлеге акцияләрдә халык актив катнашырга тырыша. Шулай булгач, бүген кырыгызга кочаклашырга таныш булмаган кеше килсә, аннан читләшмәгез һәм аны куып җибәрмәгез, хөрмәтле райондашлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X