Хәрби хезмәттән кайтып баручы егет туры бәйрәмгә килде
Хәбәрләр

Хәрби хезмәттән кайтып баручы егет туры бәйрәмгә килде

Бүген Петровка авылы егете Ленар Степанов армиядән кайтты.

Ул иң элек район мәдәният йортында узучы 'Призывник көне " ндә катнашты. Армиягә китәчәк егетләргә үзенең теләкләрен җиткерде. "Бер ел вакыт тиз уза ул. Туган ягыгызны яклардай батыр егетләр булыгыз. Хезмәт иткәндә әти -әниләрегезгә бары Рәхмәт хатлары гына килеп торсын ",-диде ул. Аннары өенә ашыкты: анда аны гаиләсе— яраткан әти -әнисе, сеңлесе Алия көтә.
Гөләндәм Хәлиуллина язмасы һәм фотосы.


Нет комментариев