САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби экспозицияле поезд Әгерҗедә туктады

Рәсәй буйлап “Сирия борылышы” (“Сирийский перелом”) исемле күчмә экспозицияле поезд сәяхәт итә. 23 февраль көнне Мәскәү шәһәренең Казан вокзалыннан старт алган Бөтенрәсәй хәрби-патриотик акция 8 майда Мәскәү тимер юлының Кубанки станциясендә тәмамланачак.

Ул 60 шәһәрдә узачак. Трофей техникалы хәрби эшелон Екатеринбург, Пермь, Чиләбе кебек шәһәрләрдә булган. Кичә ул Әгерҗе тимер юлы станциясендә дә тукталыш ясаган. 
- Вагоннарда Сириядә террористлардан талап алынган кораллар, элемтә җайланмалары, бронемашиналар, Т-55 танкы урнаштырылган. Алар күргәзмә кебек оештырылганнар. Экскурсияне Сириядә хәрби операцияләрдә катнашканнар алып баралар. Вагоннарның берсендә хәрби рәссамнарның, фотографларның кул эшләре дә тәкъдим ителә. Күргәзмә безнең коралланган көчләрнең куәтен чагылдыра. Оныгым белән мин дә бардым. Берүк алар экспонат кына булып калсыннар, атмасыннар, шартламасыннар, кеше гомерләре өзелмәсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, - дип, күргәзмәдән алган кичерешләре белән уртаклашты Әгерҗедә яшәүче элекке коллегам Рәмзия Зарипова. 
Акция Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлана. Бүген ул Казанга юл тоткан. 
Альбина Сабиров язмасы 
Рәмзия Зарипова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев