САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хокукый марафон” Сарманга килә

Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук аның хокук өлкәсендәге белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы “Хокукый марафон” социаль проектын тормышка ашыралар. Проект кысаларында гражданнар профессиональ юристлардан үзләрен кызыксындырган сораулар буенча бушлай консультацияләр ала, шулай ук РФ һәм РТ законнарындагы үзгәрешләр турында белә алалар.

22 мартта “Хокукый марафон” Сарманга киләчәк. Райондашлар хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, социаль яклау, пенсия фонды идарәсе һәм башка өлкә белгечләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачаклар. Бу көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә халыкны  кабул итү дә үткәрәчәк. Очрашу “Сарман” кинотеатрында 10.00 сәгатьтә башланыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев