САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Хезмәтем — горурлыгым», - ди райондашыбыз Ләззәт Зарипов

26 июль – РФ Хәрби-диңгез флоты көне.

Сарайлы авылында гомер итүче Зарипов Ләззәт Галимҗан улы – хәрбидиңгез флотында хезмәт күрсәткән, Ватан иминлеген саклаучыларның берсе. 1974 елның маенда Совет армиясенә ике еллык хәрби хезмәткә алына ул. Озын буйлы, нык гәүдәле, сәламәт егетне флотка җибәрәләр. Старшина званиесендә ул Яңа Җир (Новая Земля) утравында хезмәт итә. Ул вакытта утрау җир асты атом-төш коралын сынау өчен Совет полигоны була, ул да монда катнаша, үз өлешен кертә. Солдатларга төрле авырлыктагы сынаулар үткәргәннәр.

– Сынауларда беренче вакытны бик авыр, кыен иде, аяк астында җир селкенә, пыялалар, стеналар калтырый, бөтен җир туктаусыз гөрелди, әле бүген дә болар онытылмый, - дип искә ала Ләззәт абый.

Бу хакта тулырак газетабызның 2020 елның 24 июлендә чыккан саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев