Беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакыт эчендә әлеге ир-ат яллап торган берничә фатирны алмаштырырга өлгергән.
Яңа ел алдыннан Казанда ике ир-атка утлы коралдан аткан Ринат Раимҗановны тоткарлаган вакытта төшерелгән видео чыкты. Аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына куйдылар.
Узган елның декабрь ахырында Островский һәм Университет урамнары чатында ломбард хуҗасына һәм аның дустына шушы табылган коралдан аткан булырга мөмкин. Ул вакытта зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр иде, әмма яралы ир-атның берсе алган җәрәхәтеннән үлде.
Җинаять кылучы качкан һәм эзләү игълан ителгән иде. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгатты.
Фото: кадр из видео
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз