Казан укытучыларына әти-әниләр белән мессенджерлар ярдәмендә аралашмаска тәкъдим иттеләр

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов шундый тәкъдим белән чыкты.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов Татарстан башкаласы мөгаллимнәренә укучыларның әти-әниләре белән мессенджерлар ярдәмендә аралашудан баш тартырга киңәш итте. Бу хактагы мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар.

«Мондый тыю юк, Мәгариф идарәсе бары тик мәгълүматның бозып күрсәтелүенә яки язышуда катнашучылар арасында бер-береңне аңламауга юл куймау максатыннан гына шундый киңәш бирде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә һәм әлеге инициативаның киңәш характерында булуын билгеләп үттеләр.

 

Шундый ук хатлар Казан мәктәпләре директорларына да җибәрелде, дип белдерделәр Казан шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә. 

ФОто: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 26 сентябрь 2021 - 14:00
    Ятимнәр тораклы булачак
    Татарстанда ятимнәр өчен барлыгы 247,5 миллион сумлык 181 торак сатып алыначак. Дәүләт сатып алулар сайтына бу җәһәттән тендер урнаштырылган.
    399
    0
    0