Бу хәлне катнашучыларның берсе видеога төшергән.
Казан руферлары “Миллениум”күперенең иң өстенә менгән. Шушы кадрлар төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Аны катнашучыларның берсе төшергән.
Кадрларда яшьләрнең башта күпердән күзәтүләре төшерелгән. Шуннан соң аларның күпернең өске өлешенә баскычтан менүе, күпер торыклары арасыннан йөрүе күренә. Руферлар күпер торыкларына тотынып, кулларында асылынып торалар, ә аста автомобильләр хәрәкәте күренә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз