Каникулда йөзәргә яратучыларга да мөмкинлек була
Хәбәрләр

Каникулда йөзәргә яратучыларга да мөмкинлек була

Хөрмәтле райондашлар!

Район үзәгендәге “Дулкын” бассейны Яңа ел бәйрәме көннәрендә ял итте һәм йөзәргә яратучыларга ул үз ишекләрен 4 гыйнвардан ачачак. Коену костюмнарыгызны әзерли торыгыз. Эш сәгатьләре: 10.00 дән алып 19.00 сәгатькә кадәр. Өч көн – 4, 5, 6 гыйнвар көннәрендә эшләгәч, 7 һәм 8 гыйнварда кабат ялга туктаячак һәм 9 гыйнвардан гадәти режимда эшли башлаячак. Рәхим итегез!


Нет комментариев