САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Минзәләбашта проблемаларны уртага салып сөйләшәләр

Авыл җирлегендә җыен авыл мәдәният йортында узды.

Гадәттәгечә, аның ишеген ачып керүгә, тальянчылар, моңлы көйләре белән сәламләп, һәркемгә уңышлы көн теләделәр. Фойеда оештырылган күргәзмә ел геройларына багышланган иде. Шунда ук авылның кул осталары эшләренә һәм тырыш хезмәт кешеләренә дә урын биргәннәр. 
Җыенны авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов алып барды һәм беренче көн тәртибе буенча үзе чыгыш ясады. Ул узган ел авылларда башкарылган эшләрне анализлады. Аннан “Агрокөч” җәмгыятенең “Минзәләбаш” җитештерү комплексы идарәчесе Раушан Гәрәевкә сүз бирелде. Ул авыл хуҗалыгы юнәлешендә сөйләде. Полиция участогы уполномоченные Рәшит Вильданов криминоген хәл белән таныштырды, авыл халкын мошенниклардан сак булырга чакырды. Авыл ветераннар Советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов авыл өлкәннәре тормышы белән таныштырды. Җыенга йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады һәм районда узган ел башкарылган, агымдагы елга планлаштырылган эшләр хакында сөйләде. Халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, аларның кайберсенә үзләре үк җавап та бирделәр. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев