Иске Кәшер мәктәбендә экологик өмә узды
Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала.
Шушыларны истә тотып, Иске Кәшер урта мәктәбендә экологик өмә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары да югары сыйныф укучыларыннан калышмаска теләп эшләделәр. Мәктәп тирәсе укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды, күңелле җырлар, музыка тавышы яңгырады . Укучыларның дәртләнеп эшләгәннәрен күреп, түзеп тора алмыйча, “Миләш”мәктәпкәчә төркем балалары да үзләренең әти-әниләре белән территорияне чистартырга килеп кушылдылар. Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Өмәбезне экологик флешмоб белэн төгәлләдек. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев