САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужниковка фатир вәгъдә иткәннәр, әмма...

«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужников төп приз белән Сочида фатир да откан иде. Әмма бүгенгәчә ул һаман фатир ачкычларын алмаган. Сочи шәһәре хакимияте менә 2 ел инде аңа буш вәгъдәләр бирә

Данил 2016 елда Русия тамашачысын искитмәле моңлы тавышы белән әсир итүен күпләр хәтерлидер. Аның җиңүе лаеклы булды. Жюри әгъзаларын да, русиялеләрне дә Данилның таланты гына түгел,  ихтыяр көче дә таң калдырды. Ул, җитди авыруы булуга (Данилда спондилоэпифизар дисплазия, аның буе – 110 см) карамастан, сәламәт катнашучылар белән бертигез шартларда көч сынашты.

 

Проектта җиңгәч, Сочи хакимиятендә аңа  1 бүлмәле фатир бирәчәкбез дип вәгъдәләгәннәр. Әмма Данилга инде 16 яшь, ләкин фатир һаман юк.

 

Данилның әнисе сөйләвенчә, аның күптәнге хыялы чынга ашкан – ул Мәскәүдә музыкаль училищеда укый. Әнисе белән бергә алар уку йортыннан ерак түгел генә фатир арендалый икән. Данил гастрольләргә йөри, клиплар төшерә. Әмма әнисе сүзләре буенча, аларга һәр тиен акчаны исәпләп яшәргә туры килә. Мәскәүдә торак кыйммәт, Данилны дәвалау да бушка түгел. Алар Сочидагы фатирны арендага биреп, шул акчага Мәскәүдә яшәргә планлаштырганнар. Әмма Сочи хакимияте чиновниклары әле булса Данилга фатир акчалары бирми, вәгъдәләреннән баш тартмаса да.

 

Руслар әйтмешли, “обещанное три года ждут”. Бәлки, биреп тә куярлар әле фатирны...

 

Фото: "Первый канал"

 

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев