САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Генерал-майор якташларын сагынып кайткан

Якташыбыз, Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендәге 473нче кече белгечләр әзерләү буенча уку үзәге командиры, генерал-майор Галимуллин Әнвәр Фәүиз улы Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафына алу тантанасында катнашты.

Биредә ул гимназиянең Хәниф Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда да булды, андагы экспонатлар белән танышты. Ул һәм музей директоры Ләйсән Шамилова музейның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыкладылар, фикер алыштылар. Кунак музейның фикерләр дәфтәрендә истәлек язуы калдырды.

Әнвәр Галимуллин Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә укыган. 8нче сыйныфтан Казан Суворов хәрби училищесына укырга кергән, аны тәмамлагач, Казан югары хәрби команда (танк) училищесында белем алган. Хәрби хезмәттә взвод командирыннан башлап Үзәк хәрби округ штабы начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә җиткән. Чечня республикасында һәм Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Батырлык ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, Суворов медальләре, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев