САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эше туктатылырга мөмкин җинаятьләр исемлеге яңадан каралды

2018 елның 27 декабрендә кабул ителгән 533 федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең Җинаятьләр һәм Җинаять-процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертелде.

Аларда каралганча, зыянны каплаган очракта, эшләре туктатылучы җинаятьләрнең исемлеге арттырылды. Боларга хезмәт хакын түләмәү; авторлыкны үзләштерү; уйлап табуны, файдалы модельне яки промышленность үрнәген законсыз файдалану; кредитлар өлкәсендәге мошенниклык; акча үзләштерү яки өскә акча чыгу; зур күләмдә урлау булмаган очракта, алдау яки ышаныч яулау нәтиҗәсендә мөлкәти зыян китерү керә. Моннан ары, килгән зыян капланган очракта, бу җинаятьләр буенча эш туктатылырга мөмкин. 
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев