САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2020» ачыкланды

Кичә Сарман гимназиясе базасында «Ел укытучысы-2020” һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Алдагы көндә анда катнашучы укытучылар дәрестән өзекләр күрсәттеләр, мастер-класс күрсәттеләр. Жюри әгъзалары өч номинация буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. “Ел укытучысы” исеменә Җәлил беренче санлы урта мәктәбе мөгаллиме Эльвира Вәлиева лаек булды. “Педагогик дебют” номинациясендә Җәлил гимназиясенең тарих укытучысы Аида Хәертдинова җиңүче дип танылды. Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурания Ханова “Иң яхшы татар теле укытучысы” исемен алды. Бүләкләү тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм катнашучыларга, җиңүчеләргә сертификат, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйгедә җиңгән педагоглар 7-8 февраль көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узачак зона этабында катнашачаклар. Аларга иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ФОТО:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/6087419.htm
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев