Чәчегезне киптермичә йокларга ятмагыз!

Авыр эш көненнән соң чәчләргә тиешле игътибарны биреп бетерү катлаулырак. Шуңа күрә кайбер хатын-кызлар кичен чәчен юа да аны тиешенчә киптермичә йокларга ята.

Ә менә  зур хата ясалуын күзалдында да китерми күпләр. Шулай итеп иртән торуга чәчләрдән «кош оясы» ясалып кына калмый, ә организмга да зыян салына икән.

Сынучан чәчләр. Юеш вакытта чәчләр зәгыйфьрәк була. Һәм йоклаган вакытта алар бутала һәм сына. Иртән торгач, мондый чәчәләрне тарау да җиңел булмый.

Салкын тидерү. Йоклаган вакытта кеше хәрәкәтсез диярлек һәм башның юешләнгән тиресе туңа. Шунлыктан әз генә салкынча җил кереп торса да суык тидерү мөмкинлеге зур.
Чәч коелу. Шул ук туңу аркасында чәч төпләренең ялкынсынуы килеп чыга. Нәтиҗәдә, чәчләр коела, ә баш тиресендә кызару, кычыту, бетчәләр барлыкка килә.

 

Кавык. Һәр кешенең башында Malassezia Furfur гөмбәчеге яшәргә мөмкин. Дымлылык аның тагын да артуына китерергә мөмкин, шулай итеп кавык барлыкка килә һәм тире кипшерә.

Астма һәм аллергия. Әгәр дә сез еш кына юеш чәч белән йокларга ятасыз икән, мендәрегез күп дым җыячак. Ә бу исә төрле бактерияләр, гөмбәчекләр һәм талпаннар өчен менә дигән урын. Алар аллергик йөткерү, томау төшү китереп чыгарырга мөмкин.

 

Фото:https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    1 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша